Кайбычка хоккейчылар җыелды (фоторепортаж)
Шушы авылда туып үскән, бүген Казанда яшәүче Азат Ваһапов әтисе Әсгать истәлегенә хоккей турниры оештырды. Анда составларында балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә булган Кайбыч, Яңа Чәчкап һәм Күл Черкене командалары катнашты. Мәдәният йорты ишегалдындагы хоккей тартмасы кичкә кадәр гөр килеп торды. Көн суык булса да, уенчыларга да, тамашачыларга да...
Шушы авылда туып үскән, бүген Казанда яшәүче Азат Ваһапов әтисе Әсгать истәлегенә хоккей турниры оештырды. Анда составларында балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә булган Кайбыч, Яңа Чәчкап һәм Күл Черкене командалары катнашты. Мәдәният йорты ишегалдындагы хоккей тартмасы кичкә кадәр гөр килеп торды. Көн суык булса да, уенчыларга да, тамашачыларга да туңарга ирек бирмәделәр - ике самавырда туктаусыз чәй кайнады, табада коймак чыжлады. Ярыш төгәлләнгән төшкә ике казанда пылау пешеп чыкты. Киеренке көрәштә җиңүне кайбычлылар яулады. Икенчедә - Күл Черкене, өченчедә Яңа Чәчкап хоккейчылары. Азат турнир истәлеге белән командаларга кубоклар, һәр катнашучыга медальләр һәм алкалар тапшырды. Аерым бүләкләрне капкачылар һәм һәр командадан иң яхшы уенчылар да алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев