Студентлары хоккей уйнады (+фоторепортаж)
Иптәшләрчә очрашу студентлар көненә багышлап үткәрелде. Турнир, алдан планлаштырылганча, ветеринария техникумы автодромы янындагы хоккей тартмасында түгел, ә буран аркасында "Арктика" спорт мәктәбендә узды. Анда шәһәрдәге өч уку йорты да - Социаль белем бирү акдемиясенең Буа филиалы да, ветеринария техникумы да, медицина училищесы да үз командаларын куйды. Уен олимпия системасы буенча...
Иптәшләрчә очрашу студентлар көненә багышлап үткәрелде. Турнир, алдан планлаштырылганча, ветеринария техникумы автодромы янындагы хоккей тартмасында түгел, ә буран аркасында "Арктика" спорт мәктәбендә узды. Анда шәһәрдәге өч уку йорты да - Социаль белем бирү акдемиясенең Буа филиалы да, ветеринария техникумы да, медицина училищесы да үз командаларын куйды. Уен олимпия системасы буенча барды. Җирәбә буенча бозга беренче булып КСЮИ һәм техникум хоккейчылары чыкты. Вуз студентлары җиңде. Алар училище өчен чыгыш ясаган кызлар командасын да оттылар һәм беренче урын алдылар. Икенчедә - училище, өченчедә - техникум. Техникумлылар исә оештыру ягыннан барысын да уздырдылар - җанатарларның күплеге, активлыгы һәм... кайнар чәй һәм тәмле коймак белән. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Гөлия Козырева командаларга Грамоталар, кубоклар тапшырды, командаларга матур уен күрсәтүләре, кызларга егетләргә каршы чыгарга курыкмаулары өчен рәхмәт җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев