Татарстанның Футбол федерациясе кубогы Буага “кайтты” (+фото)
Аны 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр командасы республиканың кечкенә шәһәрләре арасында Аксубай районында узган мини-футбол турнирында яулады. 8 команда катнашкан бәйгедә "Батыр" спорт мәктәбе тренерлары Ренат һәм Радик Садыйковларның шәкертләре үз төркемнәрендә бары "Чистай-1" командасы белән генә "ничья"га уйнадылар. "Урыссу"ны 7:2, "Чистай-2"не 3:2, чирек финалда "Норлат"ны 6:0, ярымфиналда "Чистай-2"не 2:1 исәбе...
Аны 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр командасы республиканың кечкенә шәһәрләре арасында Аксубай районында узган мини-футбол турнирында яулады. 8 команда катнашкан бәйгедә "Батыр" спорт мәктәбе тренерлары Ренат һәм Радик Садыйковларның шәкертләре үз төркемнәрендә бары "Чистай-1" командасы белән генә "ничья"га уйнадылар. "Урыссу"ны 7:2, "Чистай-2"не 3:2, чирек финалда "Норлат"ны 6:0, ярымфиналда "Чистай-2"не 2:1 исәбе белән җиңделәр. Финал уеннарында футбол кыры хуҗаларыннан 3:2 исәбе белән өстенлек алып чемпион исеменә лаек булдылар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев