Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Традицион бәйге Югары Лашчыда узды

Чаңгыда узышу буенча район, республика бәйгеләре җиңүчесе, мәктәбебез чыгарылышы Миләүшә Зарипова истәлегенә багышланган бәйге быел Югары Лашчыда узды. Әлеге ярышларны оештыручы физкультура укытучысы Иван Карамаликов барлык килүчеләргә рәх-мәтен җиткерде, спринтта катнашучыларга уңышлар теләде. Миләүшәнең бертуган энесе, Татар Аксуы авылыннан Ирек Зарипов апасын онытмаулары өчен рәхмәт әйтте. Шунысы куанычлы - ярышка...


Чаңгыда узышу буенча район, республика бәйгеләре җиңүчесе, мәктәбебез чыгарылышы Миләүшә Зарипова истәлегенә багышланган бәйге быел Югары Лашчыда узды.
Әлеге ярышларны оештыручы физкультура укытучысы Иван Карамаликов барлык килүчеләргә рәх-мәтен җиткерде, спринтта катнашучыларга уңышлар теләде. Миләүшәнең бертуган энесе, Татар Аксуы авылыннан Ирек Зарипов апасын онытмаулары өчен рәхмәт әйтте. Шунысы куанычлы - ярышка буалылардан тыш, Апас, Кайбыч һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан да 120 яшь чаңгычы җыелды. Дистанция кыска булса да, ул җи-ңелләрдән түгел - текә юл-лы иде. 2005 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2003-2004 елларда туган ир балалар һәм кызлар 500 метр арада узыштылар. Алар арасында беренче урыннарны Чуаш Аксуыннан Сергей Никоноров һәм Кристина Александрова, Югары Лашчы мәк-тәбеннән Олег Московский һәм Яльчектән Анна Иванова яуладылар. 2001-2002 елгы укучылар бер километрда җитезлек сынадылар. Монда финиш сызыгын беренче булып Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова һәм Рә-сим Сәгъдиев уздылар. Ирекнең улы Илгиз дә апасына охшап, спортта сынатмый, район бәйгеләрендә дә призлы урыннар ала. Бу көнне дә ул икенче килде. Иң соңгылар булып стартка баскан 1999-2000 елгы спортчылар арасында шулай ук югарылашчылылар - Анжелика Максимова һәм Динар Низамов җиңделәр.
1-6 урыннарны алучыларга Дипломнар, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аларны алырга спонсорлар - Югары Лашчы һәм Татар Аксуы мәчетләре, Югары Лашчы авыл җирлеге, эш-мәкәрләр Рифкать Сәгъ-диев, Исмәгыйль Галиуллин, "Яшьлек" спорт мәк-тәбе (җитәкчесе Владимир Храмов) ярдәм иттеләр. Әнвәр Куляев снегоходында трасса ясады. Аерым рәхмәтебезне Миләүшәнең әти-әнисе Дамир Хатыйп улы һәм Фәүзия Габдулла кызына да җиткерәбез.
Сергей СМИРНОВ,
Югары Лашчы урта мәктәбе
директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Фото http://yuksary.ucoz.ru/photo/1-0-213 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аңгыда узышу буенча район, республика бәйгеләре җиңүчесе, мәктәбебез чыгарылышы Миләүшә Зарипова ист...