Буада “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе тәмамланды
Аның барышында 100дән күбрәк кагыйдә бозу факты күзәтелде. Балаларны автоутыргычсыз йөртүнең 65, яше җитмичә велосипедка утыруның 18, җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлде. Яшь җәяүлеләргә "Стоп-карточка"лар тутырылды. Балаларына тиешле игътибар бирмәгән 9 әти-әни Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылды.