“Оныту мөмкин түгел”
Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Бу тетрәндергеч хәбәрне колхоз кырында эшләгәндә җиткерделәр. Бик авыр булды, ә күбесе ирләрен сугышка алачаклар дип елап җибәрделәр.
Тылдан фронтка
Ул җәйдә медицина училищесының 1 курсын тәмамлаган идем. Укуны ташларга туры килде. Колхозда эшләдек - җир дә сукаладык, чәчтек тә, уңыш та...