Суыклар дәвам итә
Бүген Буада аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән бераз кар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә 27-32 градус салкын, аязган вакытта һәм түбән урыннарда - 37 градуска кадәр. Көндез 18-23, республиканың көнчыгышында 26 градуска кадәр суык булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.