Буада Трусенев исемендәге стадионда ясалма чирәм урнаштыралар
Әлегә футбол кырында гади чирәм үсә. Ясалма өслекле кырда туп тибүе бөтенләй башка, диләр футболчылар. Күпкә түзгәнне азга түзегез - район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллов белдерүенчә, ясалма өслек 30 августка - Республика көненә ясап өлгертелергә тиеш.