Әлки авылы мәктәбеннән Илдар Гыйниятуллин – республиканың иң яхшы физика укытучысы
Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин "Ел укытучысы-2015" республика конкурсында зур җиңүгә иреште - физика укытучылары арасында беренче урын яулады.
Бәйге Казан шәһәренең 8 номерлы гимназиясендә узган. Биш көн дәвамында укытучылар мастер-класслар күрсәткәннәр, укучыларга дәресләр биргәннәр, педсоветлар үткәргәннәр, ике командага бүленеп үзләренең укыту...