Иске Суыксу Выселкасы фермасыннан бозау урлаучылар тотылды
Майның соңгы көнендә кичке унберләр тирәсендә "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Волга" бүлекчәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә тотып куелган җәйге лагерьдан авырлыклары 4 центнердан да күбрәк булган 18 айлык ике бозау юкка чыга. Малларның икесенең бәясе 226,3 мең сум торырлык. Полиция чит территориягә үтеп кереп бозауларны урлаучылар эзенә төште. Икесе дә Иске...