Буа шәһәр прокуратурасы “Тургай” сәүдә комплексындагы кафе эшчәнлеген туктатты
Моңа Буа шәһәр прокуратурасы Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә үткәргән тикшерүләр вакытында анда шәһәр төзелеше законнары һәм янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре үтәлешендә хилафлыклар ачыклануы сәбәпче булды. Әлеге кафе "Мотор-Сервис" ЧҖҖдә аренда килешүе буенча эксплуатацияләнгән. Ә җәмгыять исә ул биләгән янкорманы төзелешкә рөхсәт алмыйча төзегән. Янгын...