Буалы укучыларны Интернет куркынычсызлыгына өйрәттеләр
Районның барлык мәктәпләрендә моңа багышланган Бердәм дәресләр үтте. Укытучылар аларда һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан соң чараларда киберянауларны кисәтүнең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә информатика укытучысы Роман Соловьев 10, 11 сыйныфлар укучылары белән үткәргән дәресләрендә "Зыян китерә торган программалардан саклау", "Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы", "Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык", "Кибер акча"...