“Россия чаңгы юллары” ярышына 30 градус салкын да комаучауламады
Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да "Россия чаңгы юллары" ярышын билгеләнгән көндә - якшәмбе үткәрүне шик астына куйган иде. Икенче көнне табигать "йомшарды" тагын - һава температурасы күтәрелде һәм Наратлык урманы 1500гә якын чаңгы спортын сөючене үзенә җыйды.
Автобусларда, җиңел автомобильләрдә дә, җәяү-ләп тә халык урманга агылды. Гаиләләре белән...