Хатирәләр кузгалды
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек чара - ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Районда яшәүче 80 сугыш ветеранының яртысы гына килә алды анда. Аларының да барысы да диярлек таякка таянган, күпләре икенче катка ял итә-итә, якыннары ярдәме белән...