Ничек экономияләргә
Сизәсезме, яшәү көннән көн кыйммәтләнә. Кибетләрдәге бәяләрдән чәчләр үрә тора. Пенсияләр азрак артачак, ә хезмәт хакы турында әле хыялланабыз гына. Мондый шартларда кем ничек экономияли? Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык.
Гөлфруз СИРАҖЕВА, пенсионер:
- Сәүдә өлкәсендә эшләп, бик аз пенсия алам. 8 мең сум тирәсе акчаны болай да авырлык белән...