Китап уку ярдәм иттеме
Татарстанда "Укучы Татарстан" акциясе бара. "Байрак" газетасы редакциясе һәм сайты аның кысаларында уңышлы якташларга "китап уку сезнең тормышта нинди роль уйнады?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Җаваплар шулайрак яңгырады:
Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты ректоры:
- Без үскән вакытта интернет та юк, телевидение дә хәзерге кебек киң...