Буаның Наратлык урманында кышкы ял базасы булачак
Якын арада "Вираж" җәмгыяте юлчылары Наратлык урманындагы чаңгы юлларына асфальтлауга һәм шунда ук автомобильләр өчен туктап тору урынын ясауга керешәчәкләр. Кыш, чаңгы сезоны ачылгач, биредә прокат та эшләячәк. Моның өчен жылытыла торган ике будка урнаштырылачак, кайнар чәй сатуны да оештыру планлаштырыла. Ял базасы территориясендә чана шуу өчен тау да катырачаклар....