Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Центральные новости

2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән

Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.

2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән. Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.

Өсте ябулы йөзү бассейннары республиканың Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында ачылган.

Яңа бассейннар олылар өчен - озынлыгы 25 метрлы, балалар өчен 10 метрлы ванналарны үз эченә ала.

Моннан тыш, яңа спорт объектлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.

Татарстанда барлыгы 225 йөзү бассейны исәпләнә. Аларның гомуми мәйданы 53 620 квадрат метр тәшкил итә. Спорт объектлары республиканың һәр районында бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/11/173227/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плавательный бассейн төзелеш