Инвесторларга яхшы шартлар тудырган өчен, Татарстан БМО премиясенә лаек булды
Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы социаль-икътисади файда китерә һәм дәүләтләргә тотрыклы үсеш өлкәсендә куелган максатларына ирешергә ярдәм итә торган секторларга инвестицияләр кертүдә югары казанышлары өчен БМО премиясенә лаек булды. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Халыкара дәрәҗәдә танылу – безнең эшкә иң югары бәя. Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар», - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Барлыгы сигез премия тапшырылды. Татарстаннан тыш, җиңүчеләр арасында Һиндстан, Бәхрәйн, Лесото, Көньяк Африка Республикасы, Колумбия, Бразилия кебек илләрнең төрле учреждениеләре бар.
Бүләкләү тантанасы 22 октябрьдә Женевада Бөтендөнья инвестиция форумында узды. Форумда 6 меңгә якын кеше катнашты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/174018/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев