Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Центральные новости

Казанда Дөнья чемпионатының 4 көнендә җанатарлар фестивалендә 150 мең кеше кунак булган

«Казан Арена» стадионыда узган Франция – Австралия матчына 41 меңнән артык тамашачы җыелган.

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының 4 көнендә җанатарлар фестивалендә 14 матч күрсәтелгән, аларны 150 мең кеше тамаша кылган. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шул хакта хәбәр итте.

Җанатарлар фестиваленең беренче көненә 25 меңгә якын кеше җыелган. 16 июньдә исә тамашачылар саны буенча (56 меңнән артык футбол җанатары) рекорд куелган.

16 июньдә «Казан Арена» стадионыда узган Франция – Австралия матчына 41 меңнән артык тамашачы җыелган. «Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве нәтиҗәсендә, матч тәмамлангач җанатарлар стадионнан 55 минут эчендә таралышты», – дип искәртте Дамир Фәттахов.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев