«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проектын төшергән вакытта янгын чыккан
Проектның каналында яңа видео урнаштырылды.
«Проектны төшергән вакытта күп вакыйгалар белән очрашырга туры килә. Ләкин мондый хәлнең булганы юк иде әле. Төп героебыз – Алмаз Гәрәев үзенең киемен яндырды. Башта бик курыктык, ләкин батыр йөрәкле Зөбәйдәбез барыбызны да тынычландырып, 112 гә шалтыратырга кирәклеген искә төшергәч, аңга килдек. Хәзер инде бар да артта калды. Барыбыз да исән-сау», – ди проектны әзерләүчеләр. Әлеге вакыйганы «Күңелле әлифба» YouTube каналында һәм «Салават күпере» балалар журналының «ВКонтакте»дагы битендә карагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев