«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.
«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проекты – хәрефләр, иҗекләр, сүзләр өйрәтүдән тыш, балаларда кешелеклелек сыйфатларын үстерә, ничек ярый һәм ярамый икәнлеген дә күрсәтеп, тәрбия бирә торган проект ул. Яңа чыккан видео исә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә тәрбияли, аларга үзләренә читтән карарга мөмкинлек бирә.
Видеодан күренгәнчә бер әби, даруханәгә килеп, булган һәм булмаган зарларын сөйли. Ә хезмәткәр кыз аның һәр сүзен тыңлап, итәгатьле итеп җавап кайтарырга тырыша, ярдәм кулы сузмакчы була. Нәтиҗәдә күпме начар сүз ишетеп кала. «Әлеге күренеш тормыштан алынды. Өлкән буын вәкилләре безгә үрнәк булса иде. Без аларга карап өйрәнәбез бит», – ди проектны әзерләүчеләр.
«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проекты бик күп балаларга, әниләргә зур ярдәмлек булып тора. Проект видеолары балаларны кызыксындырып, сабыйларга белем бирә, күңелләренә шәфкатьлелек орлыкларын сала. Сез дә «Күңелле әлифба» YouTube каналына язылыгыз, видеоларны күзәтеп барыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев