КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды
Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештырган «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» дип аталган форум-диалогта тел төрлелеген саклауда «Төп сүз» III Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Бу хакта Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге премия 2017 елдан гамәлдә. Быел аны алуга Россиянең барлык төбәкләреннән 700дән артык гариза килгән. Рус телен һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән экспертлар советы аларның җидесен сайлап алды.
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре уйлап тапкан «Ана Теле» онлайн мәктәбе» иң яхшы мультимедиа проектын өчен «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды.
Фото: архив/Султан Исхаков
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195968/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев