Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Центральные новости

"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә

2010 елдан бирле бәйгедә 1253 җиңүче билгеләнгән.

 РИТЭК "ЛУКОЙЛ" гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан итә. Бәйгегә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Бәйгенең төп максаты - территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә җирле берләшмәләрнең проектлары һәм инициативаларына ярдәм итү, актив граждан һәм оешмалар артуына шартлар тудыру.

Эльмира Зарипова республикада конкурның 2010 елдан бирле уздырылуын искәртте. 6074 заявка тапшырылган булган, 1253 җиңүче билгеләнгән. Гаризалар 15 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр сентябрьдә тантаналы чараларда бүләкләнәчәк.

Гаризалар "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт" номинацияләре буенча тапшырла. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182410/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев