Монополиягә каршы хезмәт белгечләре республика районнарында эшмәкәрләр белән очраша Татарстан районнарында
Монополиягә каршы хезмәт органнарының гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре республиканың 10 районында булды. Монополиягә каршы хезмәт органнары хезмәткәрләре Буа, Нурлат, Баулы, Ютазы, Аксубай, Актаныш һәм Минзәлә, Яңа Чишмә, Спас һәм Әлки районнарында булып, консультацияләр уздырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Монополиягә каршы хезмәт белгечләре ел дәвамында республиканың барлык районнарында була. Алар гражданнарны кабул итәләр, мәктәпләрдә ачык дәресләр уздыралар, район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулары уза, шулай ук оешмаларда булалар.
“Һәркемнең дә Казанга килү мөмкинлеге юк. Районнарга чыгу үз нәтиҗәсен күрсәтә. Эшмәкәрләр дә, гади кешеләр дә үзләрендә туган проблемалары, сораулары белән кабул итүгә киләләр”, - диелгән хәбәрдә.
Ай ахырына кадәр Монополиягә каршы хезмәт белгечләре Биектау (16 октябрь), Апас (18 октябрь), Лаеш (23 октябрь) һәм Кама Тамагында (25 октябрь) булырга планлаштыра.
Монополиягә каршы хезмәт органнарының Татарстан районнарында гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173584/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев