Республика яшьләрен "ZAMAN Татар блогинг мәктәбе"нә чакыралар
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак.
5-7 апрель көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә (ТР, Боровое Матюшино) II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Мәктәп социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит тудыру максатыннан булдырылган.
Чарада татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнашырга чакырыла.
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: 8 (843) 231-81-54.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/03/183817/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев