Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды
Мөфти әлеге бүләккә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге югары бүләк мөфтигә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә борынгы Болгар шәһәрен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен төзүдә ярдәм күрсәткәне, шулай ук 922 елда ислам динен рәсми төстә кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены»н үткәрү башлангычы белән чыкканы өчен рәхмәт белдерде.
Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182050/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев