Татарстан Президенты WorldSkills җиңүчеләре белән очрашты
"Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде Президент.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
"Ворлдскиллс" чемпионатында Россия җыелмасы икенче урынны алды һәм бу җиңүгә Татарстаннан катнашучылар да зур өлеш кертте. Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп Президент.
Рөстәм Миңнеханов чемпионат мирасының Татарстанда кадрлар үсешенә әле озак еллар хезмәт итәчәген аңлатты. "Сез икътисадның реаль секторында кирәк булачаксыз, сез - безнең горурлык", - диде ул чемпионатта катнашучыларга.
Президент чемпионатта җиңүне карьера старты һәм алдагы җиңүләр нигезе дип атады.
WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды.
Фото: Салават Камалетдинов
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/26/194304/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев