Татарстанда 2,4 мең гектар мәйданда урманнарны яңарттылар
1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.
Быел Татарстанда 2 мең 379 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән. Шул исәптән 1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Урманчылар югары продуктлыкка ия үсентеләр формалашсын өчен, 5 мең 570 гектар мәйданда яшь үсентеләрне чабу эшләре башкарылган», – диде спикер. Ул шулай ук 1 мең 813 гектарда туфракны эрозиядән саклаучы урман үсентеләре утыртылганын җиткерде.
«Бүгеннән 2019 ел урман сезоны турында уйлыйбыз. Хәзер киләсе елга урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды. Көз ахырына кадәр 1,5 мең чамасы гектарда бу эш башкарылачак», – диде министр.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев