Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар
Быел фестиваль 20-26 августта Кырым территориясендә узды.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика җитәкчелегенә «Таврида – АРТ» фестиваленең филиалын оештыру тәкъдиме белән чыгачак. Бу хакта ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.
«Мондый арт-киңлек креатив индустрияләрне үстерү өчен тирәлек булдырырга ярдәм итәчәк. Идея кызыклы һәм яшьләр өчен кирәкле, шуңа күрә республика җитәкчелегенә формат һәм мәйданчыклар буенча тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк, ә федераль дәрәҗәдә ярдәм бу процессларны тизләтәчәк», – дип аңлатты министр.
Дамир Фәттахов шулай ук Татарстан делегациясенең «Таврида – АРТ» иҗат берләшмәләре фестивалендә иң күп санлыларның берсе булуын да өстәде. Аның фикеренчә, биредә бик зур иҗади потенциалга ия балалар катнашкан.
«Креатив индустрияләрне үстерү - яшьләр өчен кирәкле юнәлешләрнең берсе. Алар яңа креатив идеяләр уйлап табу, уникаль атмосфера тудыру мөмкинлегенә ия», - ди Татарстан яшьләр эшләре министры.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Таврида – АРТ» иҗат берлекләре фестивалендә Татарстаннан катнашучылар 6 млн сумнан артык грант алган. Фестиваль Кырымда 20-26 август көннәрендә узды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән 4,5 меңнән артык яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе катнашты.
Фото: minmol.tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/27/192352/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев