Татарстандагы өч елгада суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән
Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.
Татарстандагы өч елгада (Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай) суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.
Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.
Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән – бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында суның биеклеге 28 сантиметрга күтәрелгән.
Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184172/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев