Татарстанның IT-паркы Кытайда вәкиллек ачуны планлаштыра
Шэньчжэнда Huawei, Hikvision һәм Dahua Technology кебек компанияләр эшли.
Казанның “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы Шэньчжэнда үз вәкиллеген ачарга планлаштырыла. Сөйләшүләр ноябрь аенда Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре вакытында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Вәкиллекнең максаты – Россия стартапларын Кытай базарына чыгаруны тәэмин итү, аларның Кытай стратаплары белән багланышларын булдыру һәм КНР белән берлектә яңа компанияләр оештыру мөмкинлеге, дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.
“Шэньчжэн белән кызыксыну аның күп санлы электрон җиһазлар җыю урыны булу белән дә бәйле. Шэньчжэнда Huawei, Hikvision һәм Dahua Technology кебек компанияләр эшли. Без алар белән хезмәттәшлек итәбез”, - диде министр.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, мондый мәйданчык булдыру Шэньчжэн белән генә түгел, ә Гонконг белән дә үзара бәйләнеш булдыруны күздә тота.
Шэньчжэн технопаркы КНРның 156 технопаркы арасында әйдәп баручысы. Технопаркның резидентлары 9 мең оешма. Алар җитештергән продукциянең 90 проценты мәгълүмати-коммуникацион технологияләр белән бәйле.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172793/
Фото: архив/Салават Камалетдинов, Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев