Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Центральные новости

Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады

«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.

РФ Президенты Владимир Путин аэропортлар, диңгез һәм елга портларына, шулай ук тимер юл станцияләренә мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Анда билгеләп үтелгәнчә, географик объектка бөек шәхеснең исемен бирү аның атамасын үзгәртмәячәк. Бу Россия тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә. Анда Татарстанның «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнаша.

Тавыш бирүгә нәтиҗә 5 декабрьдә ясалачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176089/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аэропорт