Буа аграрийлары бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча быел республикада беренчелекне яулады
Моңа һәм башка тармаклардагы күрсәткечләргә үз өлешен керткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен традицион авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слетында хөрмәтләделәр.
Буа дәүләт драма театры бинасында үткән еллык эшкә нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директорының агропромышленность комплексы буенча урынбасары Камил Галиев та катнаштылар. Алар буалыларның игенчелек тармагында планканы һәрвакыт югары тотуын ассызыкладылар. Залда утырган һәм бу көнне дә эш урыннарында булган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов та чыгышын шуннан башлады. – Бүген матур гадәт буенча бу залда авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелды – без агымдагы елга йомгак ясыйбыз һәм көндәлек тырыш хезмәтләре белән авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм район икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш керткән хезмәтчәннәргә олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул. Аннан агымдагы елда ирешелгәннәр турында бәян итте. Җитәкче раславынча, Буа күп күләмдә ит, сөт, бөртек, шикәр чөгендере, көнбагыш җитештерүче буларак республика районнары арасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен били. Алдан исәпләүләр буенча 2014 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме үсеше 109 процент булып, 7 миллиард 870 миллион сумга җитәчәк. Һәр гектардан уртача 32,6 центнер чыгыш белән 185 мең тонна ашлык суктырып алган район быел тулай уңыш күләме буенча республикада беренчелекне яулады. Аның иң күп – 39 мең тоннадан күбрәге “Заря”, 27 мең тоннадан күбрәге “Авангард” агрофирмасы өлешенә туры килә. Фермер хуҗалыклары исәбендә – 90 мең тонна. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 45 центнердан зуррак уңышны фермерлар Фәнис Шәрәфетдинов, Зөлфия Алләмова, Данис Әхмәтҗанов, Фәнис Кадыйров, Фәргать Сибгатуллов, Илдус Хәйретдинов, Илмаз Кәлимуллин җыйган. Башка культураларга килгәндә, 10 мең тонна кукуруз, 17 мең тонна көнбагыш суктырылган, 482 мең тонна шикәр чөгендере казылган. Соңгысында иң зур – һәр гектардан уртача 612 центнерга тиң уңыш “Авангард” агрофирмасында. Владимир Николаев фермер хуҗалыгында ул 600, Фәнил Шәйхаттаров һәм Зөлфия Алләмова хуҗалыкларында 547 һәм 534 центнер тәшкил итә. Ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр начар түгел. Авыл хуҗалыгы продукциясендә терлекчелек продукциясенең чагыштырмача авырлыгы 50 процент, шул исәптән сөтнең 15, итнең 35 процент булыр дип көтелә. Ранис Камәртдинов үз чыгышында мул уңышка китерүче яңа технологияләр куллану, техника алу, программаларда, грантларда катнашу, шулай ук авыл территорияләрен төзекләндерүдә файдаланылучы мөмкинлекләр һәм башкалар турында сөйләде. Чыгышлардан соң сәхнә түренә уртак уңышка өлеш керткән хезмәт алдынгылары бер-бер артлы чакырылдылар. Аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләүләр Казан һәм Чабаксар шәһәре артистлары башкаруында җырлар белән үрелеп барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев