Поздравление главы Буинского муниципального района Раниса Камартдинова С Днём Конституции Республики Татарстан
Вчера, сегодня, завтра

Хөрмәтле якташлар!
Һәрберегезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 Буа районында гасырлар буе күп милләт кешеләре тату, бер-берсен хөрмәт итеп яши. 29 ел элек Конституция гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты, аларның хокуклары һәм бурычларының бердәмлеген тәэмин итте.  Без, бер-беребезгә карата  хөрмәт һәм татулыкта яшәвебезне дәвам итеп, алга таба да күпмилләтле Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле эшләячәкбез, дип ышанам. 
Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән  ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәләмәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлап,  тынычлык,  бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим! 

С Днем Конституции Республики Татарстан!

Нет комментариев