Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

"19 сентябрьдә аңа 19 яшь тулган булыр иде"

Казанда тагын бер җәяүле кызны бәрдерделәр. 1 майда Җиңү проспекты һәм Мәүлетов урамнары чатындагы авариядә 18 яшьлек кыз һәлак булды. Кызны бәрдереп авария урыннан качып киткән шофер бернәрсә дә хәтерләмәвен әйтә. Аны Казанның Идел буе районының җәмәгать суды участогына алып килделәр. Әмма судья административ эшне туктатты. Суд залыннан “Татар-информ” репортажы.

Казанда 18 яшьлек кыз һәлак булган авария турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды.

1 май кичендә Җиңү проспекты һәм Мәүлетов урамнары киселешендә чит ил машинасы йөртүчесе светофорның кызыл уты янганда җәяүлеләр юлына чыга һәм ике кешене бәрдерә. Автомобиль тәгәрмәче астына 54 яшьлек хатын-кыз һәм 18 яшьлек кыз эләгә. Кыз шунда ук вафат була.

Йөртүче авария урыныннан качып китә. Фаҗига урынын тикшергән вакытта, ЮХИДИ инспекторлары автомобильнең пластик кыйпылчыкларын таба. Болар машинаның маркасын һәм моделен ачыкларга ярдәм итә. Дүрт сәгатьтән соң полиция хезмәткәрләре йөртүченең эзенә төшә. Ул үзенең “КИА” автомобилен Бакый Урманче урамындагы тукталышта калдырып киткән булган. Ирне кулга алалар һәм полиция бүлегенә алып китәләр.

Кулга алынган кеше Казанда яшәүче 45 яшьлек Артур Смирнов булып чыга. Аңа карата “Юл-транспорт фаҗигасе сәбәпле үз вазифаларын үтәмәү”, “Светофорның тыелган утына чыгу” һәм “Административ җәза үтәүдән качу” маддәләре буенча административ протоколлар тутырыла. 

Җәза билгеләү өчен йөртүчене җәмәгать судына алып килделәр.

Суд утырышында Смирнов журналистлардан битен гел каплап торды һәм йөрәген тотты. Ир-ат җәяүлеләрне бәрдергән мизгелдә аңын югалтканын һәм шул сәбәпле авария турында хәтерләмәвен әйтте.

“Мине полиция хезмәткәрләре кулга алуын да белмәдем. Сәламәтлек белән проблемалар аркасында мин бик кыска вакытка аңымны югалтырга мөмкин. Авария булгач, минем хәлем начарланды һәм мин аңымны югалттым. Бу махсус уйлап эшләнгән эш түгел, мин моны күрмәдем. Мин бер светофордан икенчесенә кадәр бардым һәм шунда гына алгы тәрәзәнең чатнаганын күрдем. Аның ничек килеп чыкканын да хәтерләмим хәтта”, - диде судта Артур Смирнов.

Смирнов сүзләренчә, ул кичтә аның машинасында исерек пассажирлар булган. Имеш, аның хәле начарланганнан соң ул аларны төшереп калдырган, автомобилен ташлаган да хастаханәгә киткән. Ир-ат үзенең айнык булуын, сәламәтлеге начар булгач эчмәвен һәм тәмәкене дә сирәк тартуын әйтте.

“Хастаханәдә кан басымын үлчәделәр дә җибәрделәр. Өйгә кайттым. Сәгать-сәгать ярымнан соң полиция хезмәткәрләре килде”, - дип сөйләде кулга алынган ир.

Смирнов үзенең авария урыннан качып китмәвен, кызны ничек бәрдергәнен хәтерләмәвен әйтте. Судья киңәшмәләр бүлмәсенә чыгып киткәч, ир-ат ЮХИДИ хезмәткәре белән бәхәсләшә башлады.

“Минем гаепле икәнемә нинди дәлилләр бар? Нәрсә өчен җавап бирергә тиеш мин, күрсәтегез? Кызны бәрдергәнемне белгән булсам, туктар идем. Анда бөтен җирдә камералар!” - диде Смирнов.

Җәмәгать суды Смирновны кулга алмады. 

25 апрельдә Россия Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Әгәр юл-транспорт фаҗигасендә йөртүче гаебе белән кешеләр һәлак булган яки сәламәтлекләренә авыр зыян килгән, ә шофер үзе авария урынын калдырып киткән икән, хәзер аны шунда ук җинаять җаваплылыгына тарталар. Ул автомат рәвештә исерек хәлдә булган кешегә тиңләнә.

“Авыр нәтиҗәләре булган очракта авария урынын калдырып китү быелның 25 апреленнән башлап криминал булып санала. Җинаять кодексының 264 маддәсенең икенче һәм өченче өлешләре пунктлап билгеләнгән. “А” пункты – исерек хәлдә авария китереп чыгару, ә “б” пункты – авария урынын калдырып китү”, - дип аңлатты Михаил Савин.

Шул сәбәпле җәмәгать судьясы Артур Смирновка карата административ эшне туктатты. Ягъни, Смирнов административ җаваплылыкка тартылмый. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсендә җинаять эше ачылачак.

Һәлак булган 18 яшьлек кыз Түбән Кама шәһәреннән. Дуслары сөйләвенчә, кыз Казанга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә дип килгән. Алинәнең һәлак булуы аның туганнарын һәм дусларын тетрәндергән. Ул бердәнбер бала булган. 

“Мин ахырга кадәр бу хәлгә ышанмадым. Без классташлар. Мине иртәнге биштә әни уятты, ул класс җитәкчесеннән хәбәр алган булган. Безнең шок булды! Алинә иң якты кеше иде. Тормыш шулай инде ул, нәрсә буласын беркайчан да белмисең. Әти-әнисе бик жәл, ул гаиләдә бердәнбер бала бит. Монда башка берни дә әйтеп булмый инде”, - дип сөйләде һәлак булган кызның элекке классташы.

Дуслары сөйләвенчә, кыз бик актив тормыш алып барган. Балалар лагеренә йөргән, КВН командасында катнашкан, мәктәп каналы өчен видеороликлар төшергән.

“Мин аны өч яшьтән бирле беләм. "Соры массага" охшамаган, искиткеч кыз булды. Сүз белән дә, ачык йөзе белән дә ярдәм итә иде. Ул шулкадәр креатив фикерле, яхшы күңелле һәм нык кеше иде. Шундый яшь, бернәрсә күрергә өлгермәде...” - дип хатирәләре белән бүлеште Алинәнең якын дусты.

Быелның 19 сентябрендә Алинәгә 19 яшь тулган булыр иде.

Җәмәгать судыннан Артур Смирновны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсенә алып киттеләр. Анда кулга алу вакытын 48 сәгатькә озайту турында карар чыгарылды. Соңыннан аны вакытлыча тоту өчен изоляторга җибәрделәр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/19-sentyabrd-a-a-19-yash-tulgan-bulyr-ide/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев