Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, күптән түгел 29 яшьлек ир-атка исерек килеш кабат руль утырган өчен беркетмә тутырылган. Аның “Деу Нексия” автомобилендә Апастан Буага килүе булган.
Ир-ат 2017 елда салган килеш “права”сын алдырган булган. Быел май аенда таныклыкны алырга вакыт җитсә дә, ул аны килеп алмаган. Аның каравы тагын бер кат исереп эләккән. Хәзер ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Нет комментариев