Бер  көндә ике исерек йөртүчене тоткарладылар, берсе - автоледи
Ышаныч һәм иминлек

Бер  көндә ике исерек йөртүчене тоткарладылар, берсе - автоледи

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 февраль кичендә һәм 24 февральгә каршы төндә ике исерек йөртүчене туктаталар.

Беренчесе  Вольнистан авылы урамында “эләгә”. 1988 елгы ир-ат “ВАЗ-2114” автомобиле руле артына салган килеш утырган була. Ул инспекторга үзенең халәтен аклап: “Сыра гына эчтем иде” – дип аңлата.

Берничә сәгатьтән, төнге 2 тулганда шәһәрнең Ефремов урамында “Хонда Цивик” автомобиле белән идарә итүче салмыш хатын-кызны туктаталар. Ул аңлатма бирүдән баш тарткан. Әлеге ике йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган.


Нет комментариев