Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Ышаныч һәм иминлек

Бүген Буада “Шевроле” юл билгесе баганасына килеп керде (фоторепортаж)

Бүген көндезге сәгать 2ләр тирәсендә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатында, светофор янында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария ясаучыларның сүзләренә караганда, Вахитов урамыннан баручы "Шевроле" автомобиле йөртүчесе Ефремовтан чыгучы 14нче модельле автомобильне күрмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә "Шевроле" кырыйга очып юл билгесе урнаштырылган баганага килеп кергән. Ундүртенченең салонында хатын-кыз да булган, ул җиңел...

Бүген көндезге сәгать 2ләр тирәсендә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатында, светофор янында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария ясаучыларның сүзләренә караганда, Вахитов урамыннан баручы "Шевроле" автомобиле йөртүчесе Ефремовтан чыгучы 14нче модельле автомобильне күрмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә "Шевроле" кырыйга очып юл билгесе урнаштырылган баганага килеп кергән. Ундүртенченең салонында хатын-кыз да булган, ул җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән өенә озатылган. Ике машинаның да аллары тузган. Авариядә кем гаепле? Әлегә билгесез. Бу хакта нәтиҗәне соңрак, район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматлар биргәч, хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев