Буа инспекторлары Бикмураз авылында исерек йөртүчене туктаттылар
Ышаныч һәм иминлек

Буа инспекторлары Бикмураз авылында исерек йөртүчене туктаттылар

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, инспекторлар 6 апрель көнне 23 сәгать 40 минутта Бикмураз авылында “ВАЗ-21093” автомобиленә утырган 1969 елгы йөртүчене туктаталар.

Ул юлга исерек килеш чыккан була. Йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарта. Аңа карата беркетмә тутырылган.


Нет комментариев