Буа районында трассада ДТПда хатын-кыз һәлак булды
Ышаныч һәм иминлек

Буа районында трассада ДТПда хатын-кыз һәлак булды

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә 17 сәгать 50 минутта Казан-Ульяновск трассасының 130нчы километрында, Борындык станциясеннән ерак түгел урында 1968 елгы “МАЗ” йөк автомобиле йөртүче 71 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.

Әби алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Инспекторлар әйтүенчә, ул юлны тиешле урыннан аркылы чыкмаган, киемендә ут кайтаргыч элементлар булмаган. Әби Борындык станциясендә яшәгән. “МАЗ” автомобиле йөртүче – Ульяновск шәһәреннән. Аның Казаннан Ульяновск шәһәренә кайтып  барышы булган.


Нет комментариев