Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Ышаныч һәм иминлек

Буада автоледи велосипедчы егетне бәрдерде һәм качты

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу хәл кичә кичке 4нчеләрдә Яшел һәм Болын урамнары чатында була. Төп юлдан баручы "Деу Матиз" автомобиле әлеге урамнар чатына җиткәч, 18 яшьлек велосипедчы да юлга чыга. Нәтиҗәдә руль артында 1983 елгы хатын-кыз булган "Деу Матиз" аны бәрдерә дә юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә....

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу хәл кичә кичке 4нчеләрдә Яшел һәм Болын урамнары чатында була. Төп юлдан баручы "Деу Матиз" автомобиле әлеге урамнар чатына җиткәч, 18 яшьлек велосипедчы да юлга чыга. Нәтиҗәдә руль артында 1983 елгы хатын-кыз булган "Деу Матиз" аны бәрдерә дә юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә. Тик велосипедчы автоледины да, аның кара кызыл төстәге автомобилен танып кала. Берникадәр вакыттан соң "Деу Матиз" кире борылып, каршы як полосадан килгәндә, ул аны танып якыннарына тизрәк шалтырата, алары бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итәләр. Егет өйдә, үзен яхшы хис итә, ул җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев