Буада өч автомобиль катнашында ДТП булды
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълъматларга караганда, «Шевроле Нива» автомобиле белән идарә итүче 1985 елгы ир-ат Ленин урамыннан килеп, Ефремов урамына чыгарга теләгәндә, ике автомобильне бәрдерә. Ул төп юлдан килүче җиденче моделье "Жигули"га һәм "Хендай" автомобиленә юл бирми. ДТПда шактый тузган автомобильнең беренчесе шикәр заводы ягына юнәлгән булган, ә "иномарка", киресенчә,...
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълъматларга караганда, «Шевроле Нива» автомобиле белән идарә итүче 1985 елгы ир-ат Ленин урамыннан килеп, Ефремов урамына чыгарга теләгәндә, ике автомобильне бәрдерә. Ул төп юлдан килүче җиденче моделье "Жигули"га һәм "Хендай" автомобиленә юл бирми. ДТПда шактый тузган автомобильнең беренчесе шикәр заводы ягына юнәлгән булган, ә "иномарка", киресенчә, вокзал ягына таба. ДТП "Шевроле" йөртүчесенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев