Буада дүрт автомобиль катнашында булган ДТПда кем гаепле булуы ачыкланды (+фото)
Узган җомгада иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремова урамнары чатында “Лада Калина”, “Greatwall СС”, “Шевроле Ланос” һәм “Шевроле Круз” автомобильләре бәрелештеләр.
ДТП “Лада Калина” аркасында килеп чыккан. Аның белән идарә итүче 1970 елгы йөртүче төп юлдан – Ефремов урамыннан килүче “Greatwall СС”ка юл бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә “Лада Калина” “очып” китеп, “Шевроле Ланос”ка килеп керә, ә “Ланос” үз чиратында “Шевроле Круз”ны бәрдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев