Буада ДТП: “иномарка” светофорның тыючы сигналына “чыкты”
Бүген берничә минут элек шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары киселешендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Вахитов урамы буйлап (район эчке эшләр бүлеге бинасы ягыннан) килүче "Киа" светофорның кызыл сигналына игътибар итмичә хәрәкәтне дәвам итеп, Карлы авылы ягыннан Ефремов урамы буйлап килүче "Җигули"га килеп керә. Нәтиҗәдә "ВАЗ-2107" автомобиленә шактый зыян күрә. Салонда утырган...
Бүген берничә минут элек шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары киселешендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Вахитов урамы буйлап (район эчке эшләр бүлеге бинасы ягыннан) килүче "Киа" светофорның кызыл сигналына игътибар итмичә хәрәкәтне дәвам итеп, Карлы авылы ягыннан Ефремов урамы буйлап килүче "Җигули"га килеп керә. Нәтиҗәдә "ВАЗ-2107" автомобиленә шактый зыян күрә. Салонда утырган ир-атны дәваханәгә озаталар. Аңа хәзерге вакытта амбулатор ярдәм күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев