Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Буада ДТП урынныннан качучыны “эләктерделәр”

4 декабрь иртәсендә юл-патруль хезмәтчелеге хезмәткәрләре әйләнеч юл кырыенда (ЮХИДИнең административ бинасыннан ерак түгел) ДТП урынына чыкканда авариягә очраган автомобиль янында беркем булмый. Без бу хакта хәбәр иткән идек инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү барышында авариянең килеп чыгу сәбәпләрен һәм транспорт чарасының кемнеке булуын ачыкладылар. «Шевроле Лачетти» 1984 елгы...

4 декабрь иртәсендә юл-патруль хезмәтчелеге хезмәткәрләре әйләнеч юл кырыенда (ЮХИДИнең административ бинасыннан ерак түгел) ДТП урынына чыкканда авариягә очраган автомобиль янында беркем булмый. Без бу хакта хәбәр иткән идек инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү барышында авариянең килеп чыгу сәбәпләрен һәм транспорт чарасының кемнеке булуын ачыкладылар. «Шевроле Лачетти» 1984 елгы буалы хатын-кыз исеменә рәсмиләштерелгән була. Ул бергә яшәүче ирнең билгесез шартларда автомобилен алып чыгып китүен әйтә. Нәтиҗәдә 1988 елгы ир йөртүче таныклыгы булмаган килеш руль артына утырып авария ясаган һәм ДТП урыныннан качкан. Аңа авария ясаган өчен 1,5 мең сум, йөртүче таныклыгы булмаган килеш транспортка идарә иткән өчен 5мең сумнан алып 15 мең сумгача штраф, ДТП урыныннан качкан өчен 5 тәүлектәна алып административ җаваплылык яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев