Буада ике бала ДТПда зыян күрде
Районда 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе бара. Аның кысаларында балалар травматизмын булдырмау буенча төрле чаралар узачак. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 2 бала зыян күрде. Беренчесе, 17 март көнне 16 сәгать 50 минутта шәһәрнең Ефремов-Арефьев тыкрыгында...
Районда 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе бара. Аның кысаларында балалар травматизмын булдырмау буенча төрле чаралар узачак. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 2 бала зыян күрде.
Беренчесе, 17 март көнне 16 сәгать 50 минутта шәһәрнең Ефремов-Арефьев тыкрыгында була. 2001 елгы кыз бала автомобильчеләр өчен светофорның яшел уты янганда, автомобиль килгәнен дә карамыйча, юлны аркылы чыга башлый. Хәрәкәт полосасыннан килүче "ВАЗ 21144" модельле автомобиль аны җиңел генә бәрдерә. Кыз алган тән җәрәхәтләре белән район дәваханәсенә җибәрелә.
Икенчесе 26 апрельдә, 11 сәгать 20 минутта теркәлә. "ВАЗ-21074" автомобиле шәһәрнең Ефремов урамыннан барганда каршы як полосага чыга һәм "Газель"гә бәрелә. Нәтиҗәдә беренчесенең 2009 елгы пассажиры зыян күрә. Кыз автоутыргычка утырмаган була. Ул да дәваханәнең хирургия бүлегенә озатыла.
Буалы әти-әниләр! Тиздән җәйге каникуллар җитә. Балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгын кат-кат кисәтегез. Шулай ук аларны автомобильдә сәяхәткә чыкканда автоутыргычка утыртыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев