Буада хатын-кызны бәрдерделәр
Ышаныч һәм иминлек

Буада хатын-кызны бәрдерделәр

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 декабрь көнне кичке 17 сәгать 30 минутта шәһәрнең Космовский һәм Төзелеш урамнары чатында “Мицубиси” автомобиле 1940 елгы хатын-кызны бәрдерде.

Инспекторлар белдерүенчә, йөртүче торак пунктта рөхсәт ителгән тизлек режимын сакламаган һәм әби дә юлны тиешле урында аркылы чыкмаган. Хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.


Нет комментариев