Буалы хатын-кызның автомобилен бәрдерә, паспортын калдыра һәм юкка чыга
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалы 1999 елгы хатын-кыз үзе яшәгән Гагарин урамындагы күпкатлы йорт каршына “Лада Гранта” автомобилен куеп калдыра торган була.
22 февральдә, көндезге сәгать 10да автомобиленең сигнализациясе эшләп киткәч, урамга чыга һәм машинасы янында басып торучы ир-егетне күрә. Ир-ат үзенең “Шкода” автомобиле белән исерек килеш ялгыш “Лада Гранта”ны бәрдерүен әйтә. Шулай ук ул китергән зыян өчен түлим, диеп вәгъдә биреп, паспортын калдыра. Автоледи белдерүенчә, ул шуннан бирле элемтәгә чыкмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев