Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Буалы ир вак авария ясап та чак кына “правасыз” калмады

20 декабрьдә Космовский урамында 1999 елгы ир-егет, "ВАЗ-2114"ны артка атлатып, икенче автомобильгә зур булмаган зыян сала. Һәм, моңа игътибар бирмичә, автомобилендә китеп бара. Каза күрүче, транспортының сул як крылосы җимерелүен күргәч, ЮХИДИгә хәбәр итә. Тик авария ясаучы бу хакта үзе дә инспекторларга мөрәҗәгать иткән була. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,...

20 декабрьдә Космовский урамында 1999 елгы ир-егет, "ВАЗ-2114"ны артка атлатып, икенче автомобильгә зур булмаган зыян сала. Һәм, моңа игътибар бирмичә, автомобилендә китеп бара. Каза күрүче, транспортының сул як крылосы җимерелүен күргәч, ЮХИДИгә хәбәр итә. Тик авария ясаучы бу хакта үзе дә инспекторларга мөрәҗәгать иткән була.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, мондый вак-төяк авария очраклары районда еш кабатлана. Һәм күп очракта автомобильчеләр моны бернигә дә санамыйча, ДТП урыныннан китеп баралар. Транспортчылар онытмасыннар, кеше милкенә зыян салып качу 1 елга кадәр "правасыз" калу һәм 15 тәүлеккә кадәр административ җаваплылык белән яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев